Бишбалта (татар телендә)

«Бишбалта остазлары» дип аталган һәйкәл салу теләге Казан Адмираллыгының 300 еллык юбилей бәйрәмен уздырганда туды. Адмираллык бистәсе Идел белән Арсу (Казансу) елгалары кушылган урында, Бишбалта исемле татар авылы  янында барлыкка килгән. Бишбалта авылы IX-X гасырларда нигезләнгән. Аны, бер риваять буенча, биш балта остасы сала башлый: беренче йортны алар бу якларга бай сәүдәгәрдән качкан, күз явын алырдай чибәр Айсылу һәм аның сөйгәне Шоңкарга төзиләр. Авылны осталар үзләренә булышкан фидакяр эш коралы – балта – исеме белән атыйлар. Икенче риваять буенча, Биш сүзе мөселманнар, төрки халыклар, шул исәптән татарлар өчендә бик кадерле, изге, якын. Хөрмәткә ия булган сүз. Кешенең аяк, куллары биш  бармаклы итеп яратылган, яңа туган баланы бишектә тәрбияләп үстергәннәр, ир-атларның төп киемнәре  бишмәт булган. Казах халкының милли ризыгы “бишбармак” дип атала. Кыргыз дәүләтенең башкаласы Бишкәк исемен йөртә. Русларның бөек шагыйре М.Лермонтов үзенең данлыклы “Мцыри” дигән поэмасын сөргендә булганда, Биштауга карап, хозурланып иҗат иткән һәм башка мисаллар. Ә  балта- борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәр татарларның иң кулай эш коралы булып санала. Татарлар, балта осталары, бу ике изге сүзне бергә кушып үзләренең авылларын Бишбалта дип атаганнар.

Агачтан сыйфатлы йортлар, көймәләр, кораблар төзүче Бишбалта остазларының даны еракка тарала. Алар Казан ханлыгындагы төзелешләрдә катнашалар, Казан кирмәнен салуда булышалар. 1552 елда бишбалталылар беренчеләрдән булып Явыз Иван гаскәрләре белән сугышка керәләр. 1710 елда, Адмираллык төзелгәнче, 5 корабль Балтыйк диңгезенә, 8 корабль Азов диңгезенә китә.1718 елда Петр I Бишбалта җирендә Адмираллык төзи һәм, Персияне  җиңәргә дип, 25 xәрби кораб  эшләтә. 1722 елда Петр I Казанга килеп, шул корабларга утырып Персияне алырга китә. Адмираллык үзенең эшләү дәверендә 400дән артык кораб төзи. Адмираллык төзелү яңа һөнәрчелек, мануфактура һәм сәнәгать үзәкләрен барлыкка китерә. Җилкәннәр ясау өчен җитен комбинаты ачыла. Помпалар, каешлар ясау өчен күн эшкәртә торган артельләр, мануфактура эшли башлый. Тимер-чуен  кирәк-яракны, якорьләр, чылбырлар эшләүне, корабларны коралландыру, дары җитештерү хәстәрен яңа барлыкка килгән заводлар үз өстенә ала. Агач кисүче, аны эшкәртүчелашманчылар артельләре ачыла. 

1829 елда Адмираллыкны Хәзәр (Каспий) диңгезенә якын урнашкан Әстерхан шәһәренә күчерәләр.

1917 елгы Октябрь инкыйлабында Адмираллык бистәсе эшчеләре Казан каласында Совет хакимиятен урнаштырырга булыша. 1918 елда бишбалталылар Колчакка һәм ак чехларга каршы көрәшә. Совет чорында Адмираллык бистәсе җирлегендә боралак, санитар җайланмалар, медицина җиһазлары, көпчәк, серкә, «Урак һәм Чүкеч» заводлары; 5-нче төзелеш тресты; җитен комбинаты, 8-нче күрек фабрикасы эшли. Советлар Союзы таркалу нәтиҗәсендә Адмираллыкта урнашкан бөтен сәнәгать җитештерү оешмалары ябылып, юкка чыгуга дучар ителә.

Хәзерге көндә Бишбалта–Адмираллык бистәсе яшәү өчен һәм сәяхәтчеләрнең, туристларның  Идел елгасына карап, шулай ук Казан шәһәре, Казан Кирмәне белән хозурлануы өчен иң кулай, кызыклы тарих белән танышу өчен иң мәртәбәле урын булып санала.

Һәйкәлне сынчы Мөхәммәтҗанова Зөлфия иҗат итте һәм ясады. Меценат Хисаметдинов Гарәфетдин 2020 елның 28 августында шәһәргә бүләк итте. 

Бишбалта турында күбрәк  мәгълүматны татар Википедиясендә таба аласыз.

Татарның башка бер һөнәре – милли декоратив халык сәнгате – каюлы күн техникасы турында беләсегез килсә, бу сайтның башка битенә кереп укый аласыз (ул инглиз телендә язылган).