“Урак һәм Чүкеч” заводның мизгелләре

“Урак һәм чүкеч” заводына һәм анда эшләгән легендар шәхесләргә багышланган истәлек тактасы, заводтан калганбердәнбер бина диварына 2023 елның 26 июлендә куелды.
Казанның тарихи урыннарының берсе булган – Бишбалтада урнашкан завод 160 елдан артык (1851-2015) кораблар төзәтү-ремонтлау, авыл хуҗалыгы өчен кирәк-ярак, канатлы юллар, төрле конвейерлар, сугыш чоры өчен корал, авыр техника һәм башка кирәкле әйберләр Рәсәй империясына, Советлар Союзына, Татарстанга һәм Рәсәй Федерациясына җитештергән.
“Урак һәм Чүкеч” заводы – Казанда һәм Татарстанда машина төзелешенә нигез салучы.
Петр I карары буенча 1718 елда Бишбалта авылы янында кораблар төзүне үстерү өчен Адмираллык барлыкка килә. 1851 елда сәүдәгәр А.Н.Свешников чуен кою һәм машинага кирәк-яраклар ясаучы механика заводын эшләтеп җибәрә. Анда өч тимерче учагы, биш сандал һәм металл кою миче була. Завод тиздән кораблар төзәтү-ремонтлау эшен башлый; якорьлар, чылбырлар, помпалар, насослар һәм башка кирәкле әйберләр җитештерүгә керешә. 1911 елда заводка баш инженер Н.П.Ярцев хуҗа була. Заводта һәм әйләнә-тирәдә уңай якка зур үзгәрешләр башлана. Завод белән рәттән Казаншәһәрендә беренче кинотеар салына. “Кинема”, соңыннан “Звезда” дип атала ул. Бөек Октябрь революциясе башлангач, завод эшчеләре баш күтәрүчеләргә- Кызыл Армияга- кушылып, демонстрацияләрдә катнаша башлый. Завод эшләүдән туктый. 1918 елда ак чехлар (Ак гвардия) кыска вакытка (март аеннан сентябрь аена кадәр) Казан шәһәрен басып алганда, Ярцев заводны һәм шәһәрне ташлап, чигенүчеләргә кушылып китә. 1922 елдан завод авыл хуҗалыгы инвентаре һәм авыл кирәк-яраклары җитештерә башлый. Заводның исеме дә үзгәрә – “Урак һәм Чүкеч” – “Серп и Молот” дип йөртелә башлый. 1928 нче елда илдә индустриализация башлана, завод СССРның СоюзТрансТехПром карамагына күчеп конвейерлар әзерли башлый. Бөек Ватан сугышы чорында завод җиңүгә үзенең лаеклы өлешен кертә: заводта сапёр көрәкләре, тимер каскалар, ядрәләр, патроннар, Катюшага гильзалар ясыйлар.
1942 елда Сталин фәрманы буенча Ленинградтан танылган физик-академик И.В. Курчатов җитәкчелегендәге “Уран” лабораториясе һәм 20 кг уран Казанга “Урак һәм Чүкеч” заводына күчерелә. Анда атом энергетикасына кирәкле җиҺазлар чыгарыла башлый. Сугыштан соң завод кире үз хәленә әйләнеп кайта, төзекләндерү эшләренә керешә. Завод Тольяттидагы ВАЗ һәм Яр Чаллыдагы КАМАЗ автогигантлары өчен җыелма конвейерлар ясый башлый. Кайбер җиһазлар шулай ук Куба, Вьетнам һәм башка илләргә җибәрелә. СССРның Донбасс, Кузбасс, башка тау промышленносте төбәкләренә канатлыюллар җитештерә. 1980 елларда үзгәртеп кору җилләре дәүләткә һәм заводка җитди төзәтмәләр кертә. 20нче гасырның ахырындагы сәяси һәм иктисад үзгәрешләре заводны банкротлыкка китерә. Заводның биналары төрле эшмәкәрләргә сәүдә итәр өчен бирелә. 21 гасыр башында монда “Адмирал” дигән базар урнаша.
2015 елның 11 мартында янгын завод язмышында фаҗигале роль уйный. Күпме еллар халыкка, ил үсешенә хезмәт иткән “Урак һәм Чүкеч” заводы юкка чыга.
Курчатов Игорь Васильевич (1903-1960)
Күренекле физик, өч Социалистик хезмәт каһарманы, биш Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, өч беренче дәрәҗәдәге Сталин премиясе лауреаты һәм тагын күп кенә мактаулы исемнәр иясе И.В.Курчатов тарихка СССРда атом проектына, атом фәненә нигез салучы олы шәхес буларак кереп кала. Игорь Курчатов 1903 елның 12 гыйнварында Уфа губернасында дөньяга килә. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, 1932 елда атом төш һәм физика өлкәсендә ныклап эшли башлый, югары дәрәҗәләргә ирешә, “Уран” лабораториясен җитәкли. 1934 елны И.Курчатовка, диссертация дә яклап тормыйча, физика-математика фәннәре докторы дигән мактаулы исем бирелә. 1935 елдан – ул профессор. Курчатовның иҗади эшчәнлеге көтелмәгән ачышлардан гыйбарәт. Бөек Ватан сугышы башлангач, армиядә фәнни консультант була. 1942 елның икенче яртысында Сталин карары буенча Курчатов җитәкчелегендәге “Уран” лабораториясе Ленинградтан Казанның “Урак Һәм Чүкеч” заводына һәм завод янында урнашкан Жуковка урамындагы йортка күчерелә. Заводның ике цехында лабораториягә кирәкле җиһазлар җитештерелә башлый. Галимнең физика өлкәсенә, төгәлрәк әйтсәк, атом-төш, термик төш, водород бомбасын уйлап табуга, дөньяда беренче мәртәбә атом электростанциясен төзүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Ул саннар белән исәпләнми, ә бәлки, илебезнең тынычлыгы, иминлеге белән бәяләнә.
Рахимкулов Мирсәед Мөхәммәтович (1921-1979)
“Урак һәм Чүкеч” заводына зур яңарышлар алып килгән, аның үсешенә моңарчы күрелмәгән киңлекләр ачкан оста, булдыклы җитәкче Мирсәед Рәхимкулов 1921 елның 1 гыйнварында Башкорстанда, гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. 1940 елны Томск шәһәрендә гел бишле билгеләренә генә Татар педагогика көллиятен тәмамлый. 1945 елда “тимерче-казаннар җиһазлары инженер-механигы” белгече буенча Политехник институт тәмамлап, юнәлтмә белән Казанга – “Урак һәм Чүкеч” заводына эшкә килә. Эшләү дәверендә ул төрле вазифалар башкара: тимерче- казаннар цехы начальнигы урынбасары, директор урынбасары, баш инженер булып та эшли. Ә соңыннан – 1961 елны завод директоры итеп билгеләнә. Завод тарихында булмаган күренеш – 1971 елны Мирсәед Рахимкулов, заводка СССР Премьер-министры А.Н.Косыгинны һәм КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф.А Табеевны чакыра. Завод проблемалары һәм үзгәрешләр кирәклеге турында сөйли. Озак та үтми, КПССның Үзәк Комитеты “Казан “Урак һәм Чүкеч” заводын реконструкцияләү турында” карар кабул итә. Алда торачак эшләр өчен 9,6 миллион сум акча бүленеп бирелә. Заводта, хәер заводта гына түгел, аның эшчеләренең хәлен яхшырту, социаль мәсьәләләрне тормышка ашыру өлкәсендә эшләр башлана. Яңа цехлар барлыкка килә, аларның кайсы киңәйтелә, кайсына камил җиһазлар кайтарыла. Моңарчы күрелмәгән хәл: балалар бакчасы, биш катлы тулай торак һәм биш катлы торак йорт салына. Шәһәрдә беренче мәртәбә 14 катлы биек йорт күтәрелә. Рахимкулов Пицундада ял иткәндә күрә шундый йортларны һәм аларның проектларын барлап кайта. Идел буенда “Кече Пицунда” салырга хыяллана. Колачлы җитәкченең максатлары үзе шикелле колачлы була. Тик кинәттән килгән үлем аны безнең арадан алып китә. Ул 1979 елны хастаханәдә вафат була. Көтелмәгәндә килгән бу кайгыны завод эшчеләре генә түгел, бөтен шәһәр халкы авыр кичерә. Ул Киров районы советы депутаты, Казан шәһәр советы депутаты, йомычка җыю конвейеры уйлап табучы була. Хезмәт итү дәверендә СССР орденнары һәм медальләре, ВДНХның алтын медале белән бүләкләнә.
Иовлев Владимир Александрович (1920-1944)
Владимир Иовлев 1920 елның 13 гыйнварында Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. Тиздән гаиләсе Казанга күченә. 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул “Урак һәм Чүкеч” заводында токарь булып эшли. 1940 елны Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елны Сызраньда танк көллиятен тәмамлый. Һәм сугышка китә. 1944 елның октябрь аенда ул – гвардия капитаны. Батыр йөрәкле яшь капитан үзәк фронтларда сугыша. Үзен кыю-куркусыз офицер буларак таныта. 8 октябрьдә В.Иовлев ротасы белән фашистларның ныгытмасын җимереп, Дебреценны басып ала. Кыска гына арада (8-18 октябрь) ун дошман танкын, алты артиллерия коралын, алты бронетранспортерны, дүрт зенит коралын, корал саклана торган складны юк итә. Шул чакта күпме немец солдатлары, офицерлары һәлак була. Бу бәрелешләрдә Иовлев үзе дә яралана. Ләкин көрәшне дәвам итә. 1944 елның 18 октябрендә каты яралардан һәләк була. Дебрецен шәһәрендә җирләнә.
Командованиенең хәрби заданиесен үрнәк үтәгәне өчен, СССР Югары Советының, 1945 елның 28 апрелендә чыгарылган карары нигезендә Советлар Союзы каһарманы исеме бирелә. Шулай ук ул бер Ленин, ике Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен” медальләре иясе. 2005 елда Бишбалтадагы “Урак һәм Чүкеч” урамының бер өлеше “Иовлев урамы” дип үзгәртелә.
Мемориаль истәлек тактасын меценат Хисаметдинов Гарәфетдин 2023 елның 26 июлендә шәһәргә бүләк итте. Мемориаль истәлек тактасын сынчы Мөхәммәтҗанова Зөлфия ясады.
Tатарның башка бер һөнәре – милли декоратив халык сәнгате – каюлы күн техникасы турында беләсегез килсә, бу сайтның башка битенә кереп укый аласыз (ул инглиз телендә язылган).
