Хәтер, Дәрт Һәм Мирас

Read English version here/Иглизчәне монда укыгыз

Бу көннәрдә “Ceрп и Молот”/“Урак һәм Чүкеч” заводына һәм аның легендар катнашучыларына багышланган мемориаль такта куелды. 150 елдан артык (1851-2015) тарихи Бишбалтада урнашкан завод авыр техника, конвейер каешлары, төрле кораллар Рәсәй Империясе, Советлар Союзы, Татарстан; Рәсәй Федерациясына тәэмин итте.

Тактаны кую – Гарафетдин Минегазиз улы Хисаметдинов идеясы. Ул – 20 ел карьерасын заводка багышлаган – хезмәт ветераны. 17 яшендә заводта слесарь булып башлап, Гарафетдин Минегазиз улы осталыгын, акылын заводны уңышлы итәр өчен күп өлеш керткән кеше. 

1990нче елларда Советлар Союзының таркалуы илнең индустриаль комплексын, шулай ук ​ бөтен яшәү рәвешен кире якка борды. Дәүләт оешмалары хаостан һәм җимерелүдән котыла алмыча юкка чыктылар. “Урак һәм Чүкеч ” заводның язмышы да шул ук юлдан китте. Мемориал такта “Урак һәм Чүкеч”  һәм Гарафетдин заводта үткәрелгән яшь еллары хатирәсенә урнаштырылган. 

Ул үткән елларда, Гарафетдин заводның һәм районның хакимиятендә актив эшен уңышлы алып барсын өчен, Гарафетдинның 50 елдан артык ярдәмчесе һәм хатыны, математик һәм укытучы, Зәйтүнә Гафый кызы Хисаметдинова, гаилә һәм өч бала үстерү-укыту басымын күбесен үзенә алды. Бүгенге көнәрдә Гарафетдин һәм Зәйтүнәнең елмаюлары һәм дәртләре, Татар мирасын һәм Бишбалта тарихын уртаклашу һәм саклау өчен көч биреп тора.

Ачы язмышы “Урак һәм Чүкеч” заводының гына түгел шул. Казанның Киров районнарында, 19нче гасыр уртасыннан 20нче гасырның ахырына, төрле товарлар чыгаручы эре җитештерү һәм индустриаль заводлары күп иде. Аларның күбесе 21нче гасыр башында ябылдылар, шуларның арасында Болгарда үсешләнгән күн эшкәртү технология куллана торгаран оешмалары. 19нче гасыр уртасыннан 20нче  гасырның башында күн эшкәртү Казанда икенче (тукымалар җитештерүдән соң) югары күләм табышлы бизнес булган (“Татарские Промышленники”, С.Белов, 2017, 5-6 битләр). 20нче гасыр уртасынада Казан шәһәренең Киров районында, беткәнче, ике генә күн эшкәртү /күн эшләнмәләре җитештерү оешмасы эшләде. Хәзерге вакытта КазКожГалантерея күн эшләнмәләре җитештерүче заводы Рәсәйнең ~ 400 арасыннан 165нче урынны ала, ә күн эшкәртү заводы күбесенчә эшсез.

Идел болгарлар (хәзерге Идел-Урал татарлар) горурлыгы һәм даны булган, Болгарда үзләштерелгән, күп жирләрдә танылган югары сыйфатлы йомшак хуш исле күн мирасы әкренләп юкка чыга. Идел болгарлары үсештергән махсус каюлы күннәр урта гасырларда Азия, Европа һәм Америкада “болгари” дип аталган (“Сәхтиян читек, Саурый үкчә”, Л.Саттарова, 2013, 7-23 битләр). “Болгари” сүзе ике төрле күнне аңлаткан: 1) “йуфт / ют (фарсы теленнән جفت “парлы”, яки болгар теленнән ӳт “күн” аңлата), һәм 2) “сафиян / сәхтиян (фарсы теленнәнساخته “saht” сүзеннән чыккан “эшкәртелгән / эшләнгән / ясалган” аңлата). Бу терминнар, нигезләрендә, кәҗә (сәхтиян) һәм сарык (йофт) тирелеләрен сумак һәм тал кабыгында йомшатылган, үсемлекләрдән алынган суында буялган һәм каен тары белән майланган каюлы күнне аңлата. 18нче гасырдан алып-20 гасырның башына кадәр үзенчәлекле хуш исле йомшак (каен тары белән майлау һәм майлау вакытында хуш иселәнгән) Идел болгары уникаль технология буенча җитештерелгән күн Америка һәм Ауропа әдәбиятында “Россия” күне дип аталган (“(“The Manufacture of Leather, C.Davis 1885, 65-68 битләр).

Хәзерге вакытта Казанда тирене/күнне эшкәртү табышлы бизнес түгел. Казанның Киров районындагы калган бердән бер күн җитештерү заводы (Азметьев, Юнысовлар, Апанаевлар һәм башка эшмәкәрләр күтәргән оешмаларның варисы/калдык-постыгы) Советлар Союзы таркалганнан соң уңышлы сәүдә күтәрми. Чынн күңелдән өметләнәбез, танылган хуш исле-йомшак болгари һәм каюлы-бизәлгән читекләр көч алырлар, илнең икътисадның төп өлеше булырлар һәм татар мирасы һәм кул эшләрен сыйфаты күтәрелер.